28 августта Яр Чаллы шәһәренең "Каенкай" ял базасында Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен "Робинзон" республика хәрби-патриотик слеты узды. Безнең тәрбияләнүчеләр дә балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне, хокук бозуларны һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән чарада катнаштылар. Слет өч этапта узды:
1 этап-интеллектуаль тур
2 этап-хәрби-спорт полосасы
3 этап-музыкаль үткел
Төп этаплар арасында командалар"Камаз" автомобиле моделен ясау", "агачтан брелок ясау"," мишки BEARBRICK"," Шәрык көрәшләре "кебек мастер - классларда булдылар. Балаларны "Аква - грим" осталары белән танышу, шулай ук "Лазертаг"та уйнау мөмкинлеге бик сөендерде. Тамашачыларның күңелен гаять зур буйлы мишка - панда кызыксындырды. Хәрби - патриотик уен нәтиҗәләрне игълан итү һәм тантаналы бүләкләү белән тәмамланды.
Барлык этапларны сынатмыйча үтеп, безнең "Патриоты России" командасы мактаулы 2 урынны яулады !!! Бу онытылмаслык чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр, күп яңа дуслар һәм тәэсирләр бүләк итте. Әлеге чара тәрбияләнүчеләр тормышында үзенчәлекле вакыйга булып, тынычлык, бердәмлек һәм дуслык бәйрәменә әверелде.
Республика көне - Татарстанда ел саен 30 августта билгеләп үтелә торган бәйрәм. Нәкъ менә шушы көнне 1990 елда Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Советлар Союзы таркалганнан соң республика Россия Федерациясе субъекты буларак яшәвен дәвам итте. Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Татарстан-минем Ватаным» темасына рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
28 август көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы министр урынбасары Мөбәрәкшин Гадел Рафик улы катнашында Лесхоз интернат-йорты коллективы белән җыелыш булды.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар «Зөя утрау-шәһәрчеге» нә экскурсиягә бардылар. Музейда, чиркәүдә һәм башка истәлекле урыннарда булдылар. Тәрбияләнүчеләргә бик ошады, барысы да канәгать калдылар.
22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россия триколоры иң мөһим милли символларның берсе . Ул бөек Россияне гәүдәләндерә, халкыбызны берләштерә, хәрби һәм хезмәт батырлыкларына илһамландыра, имин киләчәккә ышанычны ныгыта.
Шушы бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә “Безнең Россия триколоры” дигән темага акция булып узды.
Безнең приютта Россия флагы туган көненә багышланган чаралар узды, анда балалар Россия флагының барлыкка килү тарихы һәм аның безнең дәүләт өчен әһәмияте турында белделәр. Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү алдыннан безнең приют «Россия тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Тәрбияләнүчеләр приют тәрәзәләрен ил символикасы белән бизәделәр. Россия триколоры җәмгыятьне берләштерүче символ булып тора. Ул илебезнең һәр гражданинына якын булган кыйммәтләрне һәм идеалларны: ирекне, намуслылыкны, үҗәтлекне, батырлыкны, гаделлекне һәм абруйны гәүдәләндерә. Дәүләт флагы көне Россиянең бай тарихы, батырлыклары һәм җиңүләре, илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучылар турында тагын бер кат искә төшерә. Шулай ук бәйрәм уңаеннан педагог Рузилә Солтан кызы иң яхшы брошкага конкурс үткәрде. Балалар үз куллары белән брошкалар ясадылар һәм бәйрәм уңаеннан брошкаларны безнең приют хезмәткәрләренә һәм авылдашларына тараттылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.