Бүген Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Портнова Александра Иван кызының 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Портнова Александра гомер буе Казан шәһәрендә яши һәм Порох заводында 30 елдан артык эшли. Ләкин хәлләр ихтыяры белән интернат-йортка урнашырга мәҗбүр була.
Без чын күңелдән Портнова Александраны туган көне белән котлыйбыз!
Туксан дигән киртәләрне
Бар бит әле үтәсе.
Никадәрле газиз җанга
Бәхет бүләк итәсе.
Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә, буранга.
Чын мәгънәсендә кеше булганга.
Чәчләреңә чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 03.10.2024 көнне Шәмәрдән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде.
9 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар интернат хезмәткәрләре белән берлектә интернат территориясен төзекләндерү эшләрен башладылар.
8 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында матур концерт программасы белән Шыңар авыл җирлеге үзешчәннәре булдылар.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 4 октябрьдә «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәтләр алучылар Лесхоз бистәсендә Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсиягә бардылар.
Лесхоз мәдәният йортында эшләүче «Оста куллар» клуб берләшмәсе, Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары белән берлектә кашыклар бизәү буенча мастер-класс үткәрделәр. Һәркемнең уникаль бизәге барлыкка килде, һәркем үзенең иҗади сәләтен тормышка ашырды.
3 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган Кукмара районы Мәдәният йорты оештырган концерт булып узды. Чарада Кукмара КЦСОН директоры Шәрипов Руслан Марсилович һәм ТР МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге башлыгы Мусина Регина Ринатовна катнашты. Кунаклар интернатта яшәүчеләрне котладылар, бүләкләр һәм чәйгә татлы ризыклар тапшырдылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.
Көзге календарьда бер истәлекле көн бар, ул — 1 октябрь, бу вакытта һәрберебезнең күңеле өлкәннәргә карата тирән рәхмәт, ихтирамлылык хисе белән яна башлый — ул өлкәннәр Көне. Бу көнне, безнең приютта өлкәннәргә багышланган бәйрәм концерты үтте. Безнең приютта тәрбияләнүчеләр әзерләгән музыкаль котлаулар өлкән буын вәкилләренең күңеленә хуш килде. Бәйрәм чарасы дәвамында балалар өлкәннәребезгә саулык-сәламәтлек, озын, тыныч, мул тормышта яшәүләрен теләп котлау сүзләре җиткерделәр.