ЯҢАЛЫКЛАР



12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

7 декабрьдә «Тургай» приютында "Йомшак уенчыклар"дигән традицион булмаган рәсем ясау ысулы буенча дәрес үткәрелде.Уенчыклар бик матур булып чыкты.Балалар үз куллары белән ясаган уенчыкларны күреп бик сөенделәр.

 

Тэги: ОСЗ Тургай


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

"Шоудаун" дип аталган уенны сукырлар уйлап тапкан. Бу өстәл теннисы һәм хоккей симбиозы. Туп өстәлгә якынлаша башлагач тавыш чыгара ,  һәм бу тавыш уенчыларга үз капкаларын  һөҗүмнән сакларга ярдәм итә.

6 декабрьдә  Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты социаль хезмәт алучы 1975 елгы Игорь Курчаев , Шәмәрдән бистәсендә, күрү буенча инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча турнирда катнашты. Игорь күрмәүчеләр өчен "Showdown"теннисында катнашты. Ул бу конкурста өченче ел катнаша. Бүген ул катнашкан өчен чираттагы грамотасын  һәм мактаулы урын алды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында безнең тәрбияләнүчеләр тәрбияче Сираҗиева г. Ф. белән бергә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар һәм дендрология бакчасына сәяхәт үткәрделәр.

Тэги: Югары-Утар балалр интернат-йорты

2022 елның 28 ноябреннән 5 декабренә кадәр Казанда белем бирү сменасы узды.Смена жиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. «Тургай» приюты жинуче дипломы хэм акчалата грант отты.

Тэги: ОСЗ Тургай

5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Рәсем ясау-балалар өчен иң яраткан чараларның берсе. Приютта 3 декабрьдә "Кышкы уеннар" дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста барлык балалар бик телэп катнашты.

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International