24-нче февраль көнне Югары Утар балалар интернат-йортында «Май чабу» чарасы үткәрелде.
Май чабу - иң күңелле халык чараларының берсе, ул кыш бәйрәмнәренең тәмамланып, яз башлануын күрсәтә.
Әлеге бәйрәмдә без кышны озаттык һәм язны каршы алдык. Бәйрәм буена балалар чын күңелдән күңел ачтылар: тауда шудылар, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм тәмле коймаклар белән чәй эчеп тәмамланды.