Бүген 10.00 сәгатьтә «Артериаль гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында физик күнегүләр» темасына Сәламәтлек мәктәбенең чираттагы дәресе узачак.
Лектор: ГАУЗ «РЦОЗ и МП» дәвалау физкультурасы инструкторы-методисты Гоглева Ксения Юрьевна.
Кушылу өчен сылтама безнең рәсми ВКонтакте төркемендә бастырылган.
Алкоголь исереклеге баш миенең нормаль эшен кискен боза: хәтта зур булмаган күләмдә алкоголь - 10-40 грамм (сыра кружкасы, шәраб яки аракы рюмкасы) - үз мөмкинлекләренә тәнкыйди бәяләүнең кимүенә, артык үз-үзенә ышанучанлык барлыкка килүгә һәм нечкә мотор координациясен бозуга китерә.
Бу бәхетсез хәлләргә алшарт булып тора. Беренче чиратта бу куркыныч шартларда эшләүче кешеләргә (транспорт йөртүчеләр, крановщиклар һ.б.) кагыла. Исергәннән соң икенче көнне аларның эшкә сәләтлелеге кискен кими, бу җитештерүдә бозык продукция булдыруга китерә һәм травматизм куркынычын арттыра.
Пациентның аеклык көне (11 сентябрь) һәм Бөтендөнья куркынычсызлык көне (17 сентябрь) хөрмәтенә, 11-17 сентябрь көннәрендә Россиядә алкоголь куллануны һәм аның белән бәйле үлем һәм авыруларны киметү атналыгы уза.
Кичә, 10 сентябрьдә, 90 яшьлек юбилеен Олы Арташ авылында яшәүче Зарипова Хәлимә Хәбибрахман кызы билгеләп үтте.
“Саба үзәк район хастаханәсе” ДАССУ хезмәткәрләре аны юбилее белән котларга килделәр. 1959 елдан 1982 елга кадәр ул Нырты туберкулез диспансерында санитар булып эшләгән.
Агымдагы атна Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан "Тире авыруларын профилактикалау атналыгы" игълан ителү сәбәпле, илнең барлык төбәкләрендә әлеге темага тематик чаралар үткәрелә.
«Саба үзәк район хастаханәсе» ДАССУ, чаралар планы нигезендә, кичә, 7 сентябрьдә, Эзмә ФАП мөдире, фельдшер Шәйхетдинова Г.Ш. Эзмә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән тире авыруларын профилактикалау темасына әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында фельдшер шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларда грипптан вакцинациянең әһәмияте турында искәртте һәм вакцинация буенча белешмәлекләр таратты.
4-10 сентябрь атнасы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан "Тире авыруларын профилактикалау атналыгы" дип игълан ителде.
Тематик чаралар планы нигезендә, Олы Арташ ФАП мөдире, фельдшер Гасимуллина Г.Ф. "Тире авыруларын профилактикалау" темасына әңгәмә үткәрде.
Олы Арташ балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре белән әңгәмә үткәрелде.
Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе»проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте.
2023 елның 4 сентябреннән «РММАҮ» ДАСУ Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры йөкләмәсе буенча тест режимында Татарстан Республикасының бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге эшли башлаячак. Сәламәтлек саклауның кайнар линиясе Татарстан Республикасының барлык медицина оешмаларын бер җиргә берләштерәчәк, ул халыкка тәүлек әйләнәсе ачык булачак.