27 майдан 2 июньгә кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан табактан баш тарту атналыгы игълан ителде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча: дөньяда үпкәдәге яман шештән үлүчеләрнең 90%ы, хроник бронхиттан – 75%ы һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан – 25%ы тәмәке тартуга бәйле. Тәмәке тартучы кешеләрнең үпкәдәге яман шештән үлүе, тәмәке тартмаучыларга караганда, 20 тапкыр артыграк. Тәмәкене яратучылар стенокардия һәм ашказаны җәрәхәте белән 10 тапкыр ешрак интегәләр. Шуңа бәйле рәвештә, ел саен тәмәке тарту буенча чикләү чаралары кертелә һәм даими рәвештә төрле акцияләр оештырыла.