Сабантуй елга бер генә килә, ә саулык көн дә кирәк. Быел бәйрәм кунаклары беренче тапкыр мәйданга керү юлында медицина тикшерүе уза алды. Чара "Сәламәтлекне саклау" милли проекты кысаларында үтте.
Казан Дәүләт медицина академиясе, район үзәк хастаханәсе тарафыннан оештырылды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә зур кызыксыну белән сәламәтлеген тикшертте. Тиз арада кандагы шикәр дәрәҗәсен, буй, авырлык, кан басымын белделәр.