ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2025 ел
җомга

28 февральдә «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Халыкара сирәк авырулар көне кысаларында, шулай ук яшь буында сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру һәм үстерү һәм башка зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү максатларында Саба гимназиясенен Беренчеләре белән «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән акция үткәрделәр.

Акциядә катнашучыларның барысына да буклетлар тапшырылды һәм «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» темасына әңгәмә үткәрелде.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Республика матди ярдәм үзәгенең Саба муниципаль районындагы 36нчы бүлеге, Автоном коммерцияле булмаган "Балкыш"- (Сияние) тернәкләндерү үзәге белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган патриотик концерт оештырды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

23 февральдә Лесхоз бистәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Н. И.Дәүләтшин җитәкчелегендәге чаңгы спортын яратучылар ярышларда катнаштылар. Нәтиҗәдә, Нияз Илгиз улы үз яшь категориясендә җитәкчеләр арасында беренче урынны алды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Саба районы

21
февраль, 2025 ел
җомга

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән МХО да катнашучы хәрби белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Яңа ел-изге теләкләрне үтәү вакыты. Яңа ел бәйрәмен көтү Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашудан сихер көтү белән бәйле.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Инвалидлар Декадасы кысаларында Саба районы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Пластилинография» программасы буенча "Агачтагы кызылтүшләр" темасына мастер-класс үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

09 декабрьдә Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Сугыш вакытындагы җылы хатлар!" темасына батырлык дәресе үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

 Акция барышында өлкән буын кешеләре Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Россия армиясе хәрбиләренә хатлар язды. Алар үзләренең Юлламаларында батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерделәр, солдатларга нык сәламәтлек һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләделәр. Хатлар һәм открыткалар Ватанны саклаучыларның йөрәкләрен җылыту өчен махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрелде.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

Инвалидлар декадасы кысаларында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдәге бүлекчәсе социаль хезмәткәре Габдрахманова Л.А. Түбән Шытсу авыл клубының авыл клубы вәкилләре белән бергә инвалидларның өйләрендә иҗади концерт белән булдылар, кечкенә бүләкләр тапшырдылар һәм кәефләрен күтәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

Учреждение хезмәткәрләре өчен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган семинар-киңәшмә уздырылды.
«Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның 25.12.2008 ел, № 273-ФЗ 13.3 маддәсенең 2 п.2 п. коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрү максатында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге учреждениесе хезмәткәрләре белән коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне кисәтү буенча семинар-киңәшмә уздырылды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International