"Мартта үзенчәлекле көн бар"

2025 елның 7 марты, җомга

Язның беренче ае гадәттәгечә Халыкара хатын-кызлар көне белән ассоциацияләнә, бу бәйрәм Россиядә гасырдан артык билгеләп үтелә. Әлеге җылы, һәм якты бәйрәм, елмаюлар, котлаулар белән истәлекле.

06 мартта Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Мартта үзенчәлекле көн бар» дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Чарада катнашучылар табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, биремнәрне үтәделәр. Ә.Кәримуллин исемендәге үзәк китапханә белгечләре рецептлар китабын әзерләү буенча мастер-класс оештырды. Бәйрәм уңаеннан котлау җырлары белән социаль хезмәтләрдән файдаланучы Госманов Рим чыгыш ясады.

Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да уңай энергия һәм якты тәэсирләр алды. Бәйрәм бик күңелле булды һәм чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International