23 февральдә Лесхоз бистәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Н. И.Дәүләтшин җитәкчелегендәге чаңгы спортын яратучылар ярышларда катнаштылар. Нәтиҗәдә, Нияз Илгиз улы үз яшь категориясендә җитәкчеләр арасында беренче урынны алды.