16 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова Саба муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л. Н белән берлектә эшлекле сәфәр белән безнең балалар йортында булды.
11 нче ноябрь көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияче булып эшләүче Мостафина А.Ә., тәрбияләнүчеләр өчен «Дөнья океаны» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
4 нче ноябрьдә тәрбияче Тимергалиева И.И. “ Халыклар бердәмлеге көне”нә багышланган тематик чара үткәрде.
3нче ноябрьдә террорга каршы өйрәнүләр үткәрелде. Полиция хезмәткәрләре Хәбибуллин Ф.Ф. һәм Закиров Р. Г. «Террорчылыкка каршы саклану» темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Терроризм, терроризмны кисәтү, аннан саклану чараларына кагылышлы темалар күтәрелде.
22-нче июнь көнне “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты”ында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдин кызы тәрбияләнүче балалар белән “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар