4 нче ноябрьдә тәрбияче Тимергалиева И.И. “ Халыклар бердәмлеге көне”нә багышланган тематик чара үткәрде.
Максат: гражданлык һәм патриотлык хисе, Ватанга мәхәббәт, Россия дәүләте тарихына карата кызыксыну уяту.
4 ноябрьдә Россиядә “Халыклар бердәмлеге көне” билгеләп үтелә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Бу безнең ил территориясендә яшәүче барлык кешеләрнең бердәмлеге бәйрәме. Бәйрәм дәүләтебезнең бөек үткәне өчен ихтирам һәм горурлык символы булып тора, безгә уртак тарихи язмышлы һәм уртак киләчәк булган бердәм халыкны аңларга мөмкинлек бирә.
Чара барышында балалар бәйрәм, рус халкының үз Ватанына булган мәхәббәте, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына куйган батырлыклары турында белделәр.