«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Дөнья океаны» дип исемләнгән әңгәмә

2022 елның 11 ноябре, җомга

11 нче ноябрь көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә  тәрбияче   булып эшләүче Мостафина А.Ә., тәрбияләнүчеләр өчен  «Дөнья океаны» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәнең  максаты: Дөнья океаны турында балаларның  белемнәрне киңәйтү.

Тәрбияче балаларга Дөнья океаны, анда яшәүчеләр турында сөйләде. Тәрбияләнүчеләр,  балалар өчен  «Дөнья  океаны» дип аталган документаль фильм карадылар. Әңгәмәдән соң балалар Дөнья океанында яшәүче хайваннарның рәсемнәрен ясадылар. Әңгәмәдә  балалар актив катнаштылар. Тәрбияче  үз алдына куйган максатына иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International