16 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова Саба муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л. Н белән берлектә эшлекле сәфәр белән безнең балалар йортында булды.
Балалар йортының көндәлек эшчәнлеге белән таныштылар, социаль хезмәт алучыларның яшәү шартларын карадылар, территорияне төзекләндерү һәм ремонтлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.