Татарстан Республикасы Конституциясе көне - республиканың барлык халкы өчен мөһим көн. Республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын – яңа Конституциясен кабул итте. Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның бердәмлеге, төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә. Шул исәптән, Саба туган якны өйрәнү музеенда әлеге бәйрәмгә карата түгәрәк өстәл оештырылды. Чара барышында катнашучылар белән законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге, шулай ук Конституциянең барлыкка килү тарихы, илнең төп законы буларак формалашу этаплары турында әңгәмә корылды.
Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен “Угадайка” интеллектуаль сәгать үткәрделәр. Уенда «мәкальләр”, “табышмаклар”, “тизәйткечләр” биремнәре тәкъдим ителде. Барлык биремнәр дә безнең китапханәдә булган китаплардан әзерләнде. Балалар чарада бик теләп катнаштылар, бик актив булдылар. Чараның икенче өлешендә балалар үз куллары белән шопер сумкаларын бизәделәр, мөселман тәсбихлар җыйдылар.
Мәдәни чараларга яшьләрнең йөрүен активлаштыру максатыннан Россия Президенты тарафыннан кабул ителгән «Пушкин картасы» программасы буенча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы актив эш алып бара, яхшы нәтиҗәләргә ирешә һәм республика күләмендә алдынгы урында бара.
9 ай нәтиҗәләренә күз салсак 1592 билет сатылып, 280750 сум акча эшләнде. Руспублика күләм рейтингта зур шәһәрләрне (Чаллы, Казан,Чистай, Алабуга) узып 3 урынга чыктык.
Әлеге зур җиңүдә һәрбер китапханәченең өлеше зур. Алга таба да шушы үрләрне югалтмыйча, тырышып эшләргә!
4 ноябрьдә безнең илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу ерак вакыйгаларга бәйле дәүләт бәйрәме. Ил күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда «Халыклар бердәмлеге көне» темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты укучыларны бәйрәм тарихы белән таныштыру, туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
1нче ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсендә, Саба гимназиясенең 6 “Б”, “В” укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5 өлештән: “Туган телем-татар теле”, “Күп милләтле Татарстаным”, “Милли ашлар”, “Бию көйләре” һәм “Туган ягым Татарстан” торды. Укучылар сынатмыйча, актив җавап биреп, үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында шәм ясау мастер-классы үткәрелде.
Саба туган якны өйрәнү музеенда агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада Саба гимназиясе укучылары катнашты. Алар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар.
Алтын көз балаларга бу уку елында беренче каникулларны – көзге каникулларны бүләк итте. Саба район балалар китапханәсендә балалар өчен күңелле һәм танып белү чаралары башланды, аларның һәрберсе яшь укучыларны күңел ачуга гына түгел, ә аларга яңа, файдалы, нәрсәдер өйрәнергә мөмкинлек бирүгә юнәлдерелгән. Каникулның беренче көнендә китап укучыларыбызга “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5 өлештән: “Тел-милләт бизәге”, “Тапкырларга табышмак” , “Төрле милләт киемнәрен таныйсыңмы”, “Татар халкының милли уеннары” һәм “Серле сандык” тан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Ә чараның икенче өлешендә балалар алдан катыргыдан киселгән алъяпкыч, камзул макетлары һәм төрле милли бизәкләр бирелеп, клей ярдәмендә милли бизәкләр ябыштырдылар.
Көзге каникул вакытында "Х. һәм А.Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" педагогик коллективы традицион рәвештә укучылар өчен иҗади сәләтне үстерү, матурлыкны күрә белү, балаларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә интеллектуаль чаралар үткәрә. 30.10. 2023 конне хореография сыйныфы укытучысы Мөбарәкҗанова А.З. һәм рәсем сәнгате укытучысы Газизова Г.Р. сәнгать мәктәбендә ике бүлектә параллель рәвештә укучы укучылар белән "Татар милли костюм һәм аның бизәге" темасына әңгәмә үткәрделәр. Аның максаты - татар милли костюмы һәм бизәкләренең барлыкка килү тарихын өйрәтү, мәгънәсен һәм үзенчәлекләрен ачыклау.
2023 елның 29 октябрь көнне комсомолны кабул итүгә 105 ел тула. Шушы олы юбилей уңаеннан пәнҗешәмбе көнне район китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы , комсомолның тормыш мәктәбен үткән буын вәкилләре очрашты. Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше, комсомол мәктәбен үткән. Бу – ил тормышындагы үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. Чарада катнашкан һәркем районның комсомол, пионер эшчәнлеген яктырткан китапларын, шигырьләрен, җырларын, шулай ук октябрят, пионер, комсомол атрибутикасы булган галстуклар, барабан, боргы, значоклар, һәм башка әйберләрне кызыксынып карады.
Китаплар безне кечкенәдән каршы алалар һәм гомер буена якын дус булып калалар. 26нчы октябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нчы номерлы "Шатлык" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары өчен «Китаплар төрле була» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрделәр. Балалар китапханәдә бик күп төрле формада китаплар барлыгын белделәр. Үз куллары белән тотып карап, китаплар турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук китап басмалары белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр.