Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

XX гасырда халкыбыз өлешенә бик күп авыр сынаулар туры килде:  2 Революция, ике дөнья һәм гражданнар сугышы, ачлык һәм җимереклек, алар дистәләгән миллион кешенең гомерен өзде. Бу бәлаләр арасында без сөйләшергә тиешле сәяси репрессияләр аерым урын алды. Ел саен 30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне 1974 елда Мордовиядәге лагерьларның берсендә сәяси тоткыннар Советлар Союзында сәяси репрессияләргә каршы массакүләм ачлык игълан иттеләр. Бу датага рәсми Хәтер көне статусы 1991 елның 18 октябрендә бирелде. Әлеге тарихи дата уңаеннан китапханә диварларында мәгълүмати күргәзмә оештырылды һәм хәтер сәгате узды.Чарага Л. Р. Кәримова җитәкчелегендәге Олы Кибәче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү түгәрәге укучылары килде.Китапханәче аларны китапханә тарихы,аның фонды белән таныштырды. Чараның икенче өлешендә сәяси репрессия еллары,халык кичергән катлаулы язмышлар хакында сөләштек

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International