"Солдатка хат" акциясы

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Тәрбия-белем бирү процессында патриотик тәрбия мөһим урын алып тора. Бу юнәлештә педагогларның һәм ата-аналарның эшчәнлеге балаларда үз дәүләтен саклаучы, Ватанга һәм туган якка мәхәббәт, ил өчен горурлык хисе тәрбияләү һәм аны яклау ихтыяҗы буенча алып барыла.

"Әтилэр көне" унаеннан   "Хөснулла хэм Аллахияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" нең хореография булегендэ "Солдатка хат җибәрү" акциясе узды. Туган җир сагында торучылар турында кайгырту теләге белән бу акциядә балалар, ата-аналар һәм педагоглар катнашты. Алар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мөһим һәм файдалы булган бөтен нәрсәне рухи җылылык белән алып килделәр. Бу акциянең максаты СВО зонасында яшәүчеләрнең батырлык рухын саклау. Барысы да геройларның өйләренә кайтуларын көтә.

Балалар солдатлар өчен открыткалар, рәсемнәр әзерләделәр. Хатларда тыныч хезмәт итүләрен, Ватаныбызны яклап торуларын, нык сәламәтлек, ышанычлы дуслар һәм тизрәк өйгә кайтуларын теләп хатлар бирделәр. 2024 елның 28 октябрендә Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы укучылар белән "Солдатка аш" штабына хатлар алып бардылар, азык-төлекне фронтка җибәрү өчен этикеткалар ябыштырырга ярдәм иттеләр.

Мондый акцияләр балаларда үз Ватанын саклаучы каһарман образын формалаштырырга, ил өчен горурлык хисе һәм аны якларга ихтыяҗ тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

Яклаучыларыбызга сәламәтлек, сабырлык һәм батырлык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International