«Бию калейдоскобы».

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

28 октябрь-Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә, укытучы Гарипова Гүзәл Марат кызы һәм концертмейстер Шәмсивәлеев Искәндәр Зиннур улы тарафыннан «Бию калейдоскобы»дигән уенлы бию программасы үткәрелде. 1 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары белән балаларда коллективизм һәм дуслык хисе тәрбияләү максатында бию баттлы үткәрелде. Коллектив уеннар аша бердәмлеккә ирешергә, иреккә чыгу һәм лидерларны ачыклау өчен шартлар тудырырга мөмкин. Уен барышында балалар дуслашып, күңелле вакыт үткәрделәр. Җиңел һәм авыр биремнәр булды, ләкин балалар аларны оста үтәделәр. Чара балаларга бик ошады һәм яхшы тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International