«Китапханә-китаплар йорты»

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Көзге каникуллар җитте. Бала тормышында китаплар яши торган йорт белән танышырга кирәк булган вакыт җитә, ә бу танышу кайда булырга мөмкин соң? Әлбәттә, китапханәдә…
28 октябрь көнне Район китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 1 “А”, “Б”, “В”, “Д” сыйныфы укучылары өчен «Китапханә-китаплар йорты» дип исемләнгән китапханә белән танышу экскурсиясен үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны «китапханә», «укучылар формуляры», «каталог» төшенчәләре белән таныштырдылар. Китапларның төрләрен һәм китапны ничек сайларга кирәклеген сөйләделәр.  Чара барышында укучылар әкият персонажлары   буенча төзелгән табышмакларга җаваплар бирделәр. Очрашу азагында укучылар  “Три кота” мультфильмның “Китапханә” сериясын карап, “Китап кыстыргыч” мастер-классында катнаштылар. Тиздән балаларның китапханәнең даими укучылары булуларын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International