Яхшы китап-гомер буе дус. Китапханәнең бурычы-үсеп килүче буында китапка һәм укуга мәхәббәт тәрбияләү, дөньяга карашны һәм кызыксынуны киңәйтү, аларда китапларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. 31 октябрь көнне Саба район китапханәсендә 6 номерлы “Балачак” балалар бакчасының уртанчы төркеме балалары өчен «Китаплар төрле була» дип исемләнгән әдәби-танып белү сәгате уздырылды. Китапханәчеләр иң зур һәм иң кечкенә, иң акыллы һәм иң тылсымлы китап белән таныштырып, китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара “Три кота” мультфильмының “Китапханә” сериясын карап һәм “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.
31 октябрь көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Ш.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче укучылар өчен район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Әкиятләр илендә”дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар “Китап ребусы”, “Әкиятне таны”, “Китап битләреннән”, “Уйла” һәм башка биремнәрне үтәп, үз белемнәрен, китап укыганнарын расладылар. Чара “Беләзек ясау” мастер-класслары белән тәмамланды.
31 октябрь көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Эзмә урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Уйлап тап”дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар 2 командага бүленеп кызыклы, әкияти мавыктыргыч турлар аша үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар. Чара ахырында укучылар район балалар китапханәсенә килүче матбугат белән таныштылар һәм “шәм ясау” мастер-классында катнаштылар.
Ике басу Арташ авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара хайваннарны яклау көненә багышланган «Минем яраткан хайваным» рәсем конкурсы үткәрде. Балачактан ук без балаларда шәфкатьлелек, ярдәмгә килә белү тәрбиялибез. Балалар үзләренең яраткан хайваннарын ясадылар. Бу конкурс балаларга шатлык һәм иҗат нәтиҗәләреннән канәгатьлек китерде.
Татар халкының хәрәкәтле уеннары, халык фольклоры, традицияләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру максатыннан Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга татар халык уеннары уйнаттылар. Балаларга онытылган уеннарны кайдан табу мөмкинлеге, уеннарның тәртибе турында мәгълүмат бирелде. Аннары “Зәлидә”, “Йөзек салыш”, “Биш парлы”, “Гөлбану”, “Утыр, утыр, Мәликә” кебек уеннар уйнатылды. Балаларга уеннар бик ошады. Бу уеннар балаларга вакытны күңелле уздырырга гына түгел, ә дуслык мөнәсәбәтләрен һәм коллектив рухын ныгытырга да мөмкинлек бирде.
Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Читайка» клубы әгъзалары- «Үсеш» Шәмәрдән лицееның 3б сыйныфы укучылары өчен «Кечкенә балалар – зур хокуклар» квест - уены үткәрде. «Расшифруй «У меня есть право на …», «Я имею право…», «Мои права», «Криптограмма», «Правонарушения», «Заморочки», «Ребусы» тукталышларында укучылар Декларациянең төп нигезләмәләре белән таныштылар һәм квестта катнашып, үз белемнәрен ныгыттылар. Аннары китапханәчеләр тематик китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр.
30 октябрь көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Ш.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 2, 5 сыйныф укучылары өчен район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Әкиятләр илендә”дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар “Китап ребусы”, “Әкиятне таны”, “Китап битләреннән”, “Уйла” һәм башка биремнәрне үтәп, үз белемнәрен, китап укыганнарын расладылар. Чара “Муенса”, “Беләзек ясау” мастер-класслары белән тәмамланды.
Китапханәдә көзге каникуллар дәвам итә. 30 октябрь көнне Саба балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 3 “В”, «Г» сыйныф укучылары өчен “Уйлап тап”дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар 2 командага бүленеп кызыклы, әкияти мавыктыргыч турлар аша үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар. Чара ахырында “брелок ясау” мастер-классында катнаштылар.
2024 елның 30 октябрендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары өчен А. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк район китапханәсенә "Укыганда дөньяны танып беләбез!" исеме астында экскурсия узды. Китапханә директоры Билалова Л.Р. укучыларны бина бусагасыннан каршы алды һәм китапханә тарихы турында киң әңгәмә үткәрде. Балалар кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар. Аудиторияләрдә, уку залында, конференц залда булдылар. Балалар бүлегендә Халикова А.Р. укучыларга уен-тестлар, логик фикерләүгә биремнәр үткәрде, бу балаларда кызыксыну уятты. Алар төрле сораштыруларда актив катнаштылар. Очрашу-экскурсия балалар өчен аңлаешлы һәм кызыклы булды, укучыларга китап белән якыннан аралашу кирәклеген, аның һәр кешенең дөньяга карашына уңай йогынты ясавын күрсәтте.
30 нчы октябрь көнне фортепиано укытучылары Зәйнетдинова З.З.һәм Хафизова Ч.Ф. укучылары белән берлектә СССР ның Халык артисты, күп кенә дәүләт премияләре иясе, театр артисты һәм чыгышы белән Миңгәр авылыннан булган күренекле шәхес, Шәүкәт Биктимеровның музеенда булдылар. Күптән түгел, 28 нче октябрьда артисның 96 еллыгын билгеләп үттеләр. Музей 2 залдан тора: Беренче залда узенең туып үскән йортының макеты булса, ә икенчесендә сәхнә тормышын чагылдырган күргәзмәләр һәм сәхнә костюмнары. Укучылар Шәүкәт Биктимеровның тормыш һәм иҗат юлы турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр. Сәфәр балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды.