«Китапханә язылып ала»

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Вакытлы матбугат җәмгыять тормышында мөһим роль уйный. Газета-журналлар укучыларга вакыйгалар турында актуаль мәгълүмат бирә, кызыклы фактларны яктырта һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Бүген Явлаштау авыл китапханәсендә «Китапханә язылып ала» дип исемләнгән вакытлы матбугат сәгате узды. Китапханәче вакытлы матбугатка күзәтү үткәрде. Теләге булган һәркем журналларны карап чыга һәм кызыксындырган сораулар буенча консультация ала алды. Чарада катнашучылар газета - журнал мәкаләләре турында актив фикер алыштылар, шулай ук 2025 елның беренче яртыеллыгында китапханәдә нинди вакытлы матбугатны күрергә теләүләре турында теләкләрен белдерделәр. Авылдашыбыз Ринат Шамилов турында «Ватаным Татарстан» газетасында басылган материал аеруча кызыклы булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International