«Мин булдыра алам»

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

2024 елның 1-10 декабрендә Россиядә Инвалидлар декадасы уза. Бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү һәм аларга ярдәм итү мөмкинлеге.

Бу ункөнлек кысаларында 2024 елның 10 декабрендә Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре «Яшьлек» яшьләр үзәге белән берлектә «Югары Утар балалар интернат-йорты»нда тәрбияләнүчеләр өчен «Мин булдыра алам» дигән иҗади сәгать үткәрделәр.

Китапханәчеләр балалар өчен экскурсия үткәрделәр, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм китап белән эш итү турында сөйләштеләр, яңа тематик китапларга күзәтү ясадылар.

Чараның икенче өлешендә балалар өчен открытка ясау буенча мастер-класс оештырылды һәм экспериментлар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International