10 декабрь көнне Саба район китапханәсендә "Алтын куллар" клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Декабрьдә инвалидлар декадасы ункөнлеге бара, шул уңайдан "Язмышны җиңгән шәхесләр" дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
Рөстәм Нәбиев, Фәнис Яруллин кебек тормышта югалып калмаган, үз- үзендә яшәү көче табып яшәгән шәхесләр тормышы, иҗаты турында сөйләштеләр.