Халыкара инвалидлар көне- календарьның аерым бер бите. Бу дата сәламәт кешеләрне шәфкать турында уйланырга һәм мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра. 10 декабрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында Явлаштау китапханәсе белән берлектә чәй өстәле янында "Йөрәктән йөрәккә" дигән очрашу үткәрелде. Чара барышында төрле иҗади һәм кызыклы конкурслар оештырылды, шулай ук "Башваткыч" интеллектуаль уены уйналды. Моннан тыш, иҗади номерлар тәкъдим ителде. Чәй өстәле артында без кадерле кунаклар белән аралаштык һәм сәламәтлек рецептлары белән уртаклаштык. Шулай ук китапханәдәге "Якташлар иҗаты" күргәзмәсе белән таныштырдык. Ахырда барысы да бер-берсенә ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет теләп, очрашудан канәгатьлек алып, саубуллаштылар.