ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

 4 апрель көнне Лесхоз бистәсендә урта мәктәп базасында легендар урманчы, РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә тиз шахмат буенча Районара шәхси турнир оештырылды. Бу спорт төрендә үз көчләрен сынап карарга Саба, Кукмара, Теләче, Балтач, Биектау, Питрәч, Әтнә, Арча, Мамадыш районнарыннан мәктәп укучылары, өлкәннәр – барысы 255 ир-ат һәм хатын-кыз килгән иде.
Тантаналы ачылышта Фәннәр академиясе президенты Миңнеханов Рифкать Нургали улы, ТР шахмат федерациясе президенты, Саклык банкы ГАҖнең «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе, Нургали Миңнехановның оныгы Азат Рәис улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Кәримов Марат Рашит улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарипов Ирек Рамазан улы, Саба муниципаль районы спорт hәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы  Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы, туганнары һәм якыннары.
Шәхси турнир Швейцария системасы буенча 7 турда үткәрелде. Һәр яшь категориясендә уеннар күңелле, дустанә атмосферада узды.
   Ярыш нәтиҗәләре: 
 Иң яшь катнашучы: Фәләхов Илдан Инсаф улы
 (Саба районы)
Иң яшь катнашучы: Саматова Әминә Ленар кызы (Саба районы) 
Иң өлкән катнашучы: Мөгтәсимов Хәмит Мирсәет улы (Саба районы)
Иң өлкән катнашучы:
Төхфәтуллова Нәкыя Вакыйф Кызы
( Саба районы)
  2018 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында:
 1 урын-Габделхаев Инсаф (Саба районы)
 2 урын-Плотников Ярославль (Мамадыш районы)
 3 урын-Исмәгыйль Абдурахман (Арча районы)
   2018 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында:
 1 урын-Хәсәнова Айсылу (Мамадыш районы)
 2 урын-Әхәтова Адилә (Әтнә районы)
3 урын-Гатауллина Камила (Саба районы)
2016-2017 елгы малайлар арасында:
 1 урын-Әминов Эмиль (Кукмара районы)
 2 урын-Нургалиев Бәхтияр (Саба районы)
 3 урын - Вахитов Бәхтияр (Саба районы) 
    2015-2016 елгы кызлар арасында:
 1 урын-Петрова Кристина (Кукмара районы)
 2 урын-Гыйбадуллина Диләрә (Балтач районы)
 3 урын-Батталова Алинә (Саба районы) 
     2014-2015 елгы малайлар арасында:
 1 урын - Мөхәммәтгалиев Самир (Балтач районы)
 2 урын - Газизуллин Айдан (Саба районы)
 3 урын - Тюрин Артур (Мамадыш районы)
     2014-2015 елгы кызлар арасында:
 1 урын-Пестрякова Полина (Мамадыш районы)
 2 урын-Шәвәлиева Энҗе (Саба районы)
 3 урын-Хисмәтова Миләүшә (Кукмара районы) 
    2011-2013 елгы малайлар арасында :
 1 урын-Әхмәтшин Тимур (Кукмара районы)
 2 урын-Хәмидуллин Аслан (Мамадыш районы)
 3 урын-Гыйбадуллин Арслан (Саба районы)
    2011-2013 елгы кызлар арасында:
 1 урын-Мәдинә Мөбәрәкшина (Мамадыш районы)
 2 урын - Батталова Аделина (Саба районы)
 3 урын - Корбанова Зифа (Балтач районы) 
     2008-2010 елгы малайлар арасында
 1 урын-Рәхмәтуллин Самир (Кукмара районы)
 2 урын-Камалов Сәйдәш (Балтач районы)
 3 урын-Хәсәнов Наир (Саба районы)
     2008-2010 елгы кызлар арасында.:
 1 урын-Хуҗина Зөләйха (Кукмара районы)
 2 урын-Шаһимәрданова Ралина (Балтач районы)
 3 урын - Мөбәрәкшина Әминә (Мамадыш районы)
Өлкәннәр арасында йомгак:
Хатын-кызлар арасында: 
КМС Төркеме:
 1 урын-Гарәфетдинова Диана (Кукмара районы)
 2 урын - Гарифуллина Ландыш (Балтач районы)
 3 урын-Хәмидуллина Эльвира (Мамадыш районы) 
    18+төркеме:
 1 урын-Гыйләҗева Әлфия (Кукмара районы)
 2 урын-Хәйретдинова Лилия (Әтнә районы)
 3 урын-Гыйбадуллина Ризәлә (Саба районы) 
    55 төркем+:
 1 урын-Закирова Әлфия (Әтнә районы)
 2 урын-Төхфәтуллова Нәкыя (Саба районы)
 3 урын-Тимербаева Иркә (Саба районы)

Ир-атлар арасында: 
КМС Төркеме:
 1 урын-Хисмәтов Нурлан (Кукмара районы)
 2 урын - Гатин Алмаз (Арча районы)
 3 урын-Андреев Владимир (Чуваш Республикасы) 
  18+төркеме:
 1 урын - Васильев Александр (Кукмара районы)
 2 урын-Галиуллин Раил (Мамадыш районы)
 3 урын-Гыйззәтуллин Илнур (Балтач районы)

65 төркем+:
 1 урын -Мусин Мулланур (Саба районы)
 2 урын - Гыймадиев Ринат (Биектау)
 3 урын - Вәлиуллин Альберт (Саба районы)

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

2026нчы елның 3нче апрелендә Саба-Аренада спорт судьялары өчен «шахмат» спорт төре буенча муниципальара семинар узды. Семинар эшендә катнашырга шахмат буенча спорт судьялары, шулай ук категориясез шахматчылар чакырылган иде.
Семинарда 20 кеше катнашты. 
Семинарның җитәкчесе-Бөтенроссия категорияле спорт судьясы Данилов Эдуард Владимирович (респ. Марий Эл). 
Лекторлар өченче категория судьялар: 
Кәримова Равия Рәфгали Кызы 
Миронова Гүзәл Раил Кызы
Мөхәммәтова Сирина Раил Кызы. 

Үткәрелгән чара нәтиҗәләре буенча катнашучыларның теоретик әзерлеге югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

  Чемпионатның ялгыз,парлы ир-атлар,парлы хатын-кызлар һәм парлы катнаш разрядларында Сабалылар җиңүе.Ир-атлар арасында ялгыз разрядта Павел Галанов бронза медальгә ия булды. Хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта Динара Исмаилова пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.Парлы разрядта Казан шәһәреннән партнеры Азалия Мортазина белән бронза медальгә ия булдылар. Ул исә катнаш парлы разрядта Саба партнеры Гадел Вәлимөхәммәтов белән пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.Ир-атлар арасында парлы разрядта пьедесталның өченче баскычы Сабалыларда : абыйлы-энеле Исмаиловлар Саьди һәм Хайем дуэты ,Камил Вилданов белән Салават Заһидуллин дуэты.Саба өстәл теннисы мәктәбендә шөгыльләнгән, Хәзер Казан шәһәрен тәкъдим итүче спортчыбыз Саьди Исмаилов та 2026 елда Татарстан Республикасы Чемпионы булды.Сабалар флагы астында: "Саба кайда,шунда Җиңү!»

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

 4нче апрель көнне кызлар арасында фехтование буенча РСШОР Кубогында
Ганиева Наргиза (Саба-Арена спорт мәктәбе) икенче урынны яулады.
 Саба- Аренаның  ике спортсмен кызына  призлы дүртлеккә керергә аз гына җитмәде: Ханова Мәлика-5 нче урын, Кәримова Алиса-8 нче урын.
Спортчы кызларыбызны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

3
апрель, 2026 ел
җомга

  Өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионатына уңышлы старт бирелде. Казанда 2026 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы чемпионаты старт алды.Команда разряды.Ир-атлар арасында Исмаилов Хайем,Галанов Павел,Вәлимөхәммәтов Гадел,Вәлиуллин Әлфис һәм хатын-кызлар арасында: Исмаилова Динара, Шиһапова Камилла,Ищенко Екатерина,Гайнуллина Алиса бронза медальгә ия булды.3 апрельдә ялгыз,парлы һәм парлы катнаш разрядлар старт ала.Сабалыларга уңышлар телик.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

1
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты: Саба районының «Яшьлек» командасы - көмеш призерлар!

2026 елның 29 мартында «Саба-Арена" спорт мәктәбе базасында «ТР Бадминтон өметләре - 2026"ның 2 турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 70 спортчы катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булды:
2014 - 2015 елгы, малайлар:
1 урын-Шаһиев Айзат (Саба)
2 урын-Закиров Самир (Саба)
3 урын - Шәймәрданов Азамат, Сафин Раяз (икесе дә Саба)
2014 - 2015 елгы, кызлар:
1 урын-Гыйләҗиева Мәдинә (Теләче)
2 урын-Әхтәмова Алия (Кукмара)
3 урын - Гаптелвәлиева Айлина (Саба), Киляева Сафина (Кукмара).
2016 елда туган һәм кечерәк, малайлар:
1 урын-Вәлиуллин Булат (Теләче)
2 урын-Мөхәммәтшин Ислам (Саба) 
3 урын - Мөбәрәков Илдан (Саба), Гайфиев Булат (Кукмара)
2016 елда туган һәм кечерәк, кызлар:
1 урын-Хаҗиева Әмилә (Кукмара)
2 урын-Җәләлиева Дилә (Теләче)
3 урын - Әхтәмова Гүзәл, Закирова Ләйлә (икесе дә Кукмара).
 Чемпионнарны, призерларны, тренерларны, ата - аналарны котлыйбыз һәм 2026 елның 11-12 апрелендә Казанда узачак республика турында, киләчәктә дә уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

30
март, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 28 март көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир  булып узды.  Ярышта барлыгы 5 команда катнашты: Кукмара, Буа, Алабуга шәһәрләреннән һәм “Сабантуй” спорт мәктәбеннән 2 команда.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

27-29 март көннәрендә Казан шәһәренең "Бокс һәм өстәл теннисы үзәге" спорт комплексында өстәл теннисы буенча  14 яшькә кадәрге  егетләр һәм кызлар арасында "Татарстан Республикасы  өметләре"  төбәкара ярышлары узды.
Ярышларда Россия Федерациясенең 21 субъектыннан 295 спортчы катнашты. Ярыш йомгаклары буенча: Илсаф Латыйпов 1 урын-авыл җирлеге зачеты,3 урын-гомуми зачет.
Раян Йосыпов 2 урын-авыл җирлеге зачеты.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

        Бу елның 29 мартында УСК«Саба-Арена»да  «Трейд металл» ҖЧҖ «Сәида»дан чираттагы традицион «Мәрхәмәтлелек марафоны» узды.Супер финалда катнашучылар Халыкара хатын-кызлар көнен, «Саба-Арена» спорт мәктәбеннән «Нәүрүз» бәйрәмен, "Мәрхәмәтлелек марафонын"   «Трейд Металл» ҖЧҖ һәм «Саида» ҖЧҖ билгеләп үтте.  Хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта Исмаилова Динара җиңүче булды. Пьедесталның икенче баскычына Хәбибрахманова Зилә күтәрелде. Өченче баскычка Гороховатченко Галина менде. Ир-атлар арасында ялгыз разрядта җиңүне Даулиев Газиз бәйрәм итте.Икенче баскычка Вәлиуллин Әлфис менде. Өченче урында-Вилданов Камил. Призерлар һәм җиңүчеләр «Тибхар» компаниясеннән 1 урын өчен 15000,  2 урын-10000, 3 урын өчен 5000 белән бүләкләнделәр. Барлыгы бүләк фонды иганәчеләрдән 60000с. тәшкил итте. Акчалата бүләкләүләр белән «Саба-Арена" спорт мәктәбе призерлары номинацияләнде.Беркем дә читтә калмады. (ОВЗ) сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортсменнар арасында: 3 урын-Энҗе Баһманова.2 урын Алсу Нигъмәтҗанова. 1 урын-Элина Шәйдуллина. 1 урын-Галиәкбәров Раил.2 урын- Богданов Владимир.3 урын-Шәфигуллин Фаил. ИН2 (Даун синдромы) җиңүчеләр Ләйсән Зарипова һәм Айдар Идрисов. Тренерлар составы, якшәмбе лигасында катнашучылар Саба -Арена спорт мәктәбенә,«Трейд металл» ҖЧҖ, «Саида» ҖЧҖ, иганәчеләренә рәхмәт белдерәләр

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International