2026нчы елның 3нче апрелендә Саба-Аренада спорт судьялары өчен «шахмат» спорт төре буенча муниципальара семинар узды. Семинар эшендә катнашырга шахмат буенча спорт судьялары, шулай ук категориясез шахматчылар чакырылган иде.
Семинарда 20 кеше катнашты.
Семинарның җитәкчесе-Бөтенроссия категорияле спорт судьясы Данилов Эдуард Владимирович (респ. Марий Эл).
Лекторлар өченче категория судьялар:
Кәримова Равия Рәфгали Кызы
Миронова Гүзәл Раил Кызы
Мөхәммәтова Сирина Раил Кызы.
Үткәрелгән чара нәтиҗәләре буенча катнашучыларның теоретик әзерлеге югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде.