Чемпионатның ялгыз,парлы ир-атлар,парлы хатын-кызлар һәм парлы катнаш разрядларында Сабалылар җиңүе.Ир-атлар арасында ялгыз разрядта Павел Галанов бронза медальгә ия булды. Хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта Динара Исмаилова пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.Парлы разрядта Казан шәһәреннән партнеры Азалия Мортазина белән бронза медальгә ия булдылар. Ул исә катнаш парлы разрядта Саба партнеры Гадел Вәлимөхәммәтов белән пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.Ир-атлар арасында парлы разрядта пьедесталның өченче баскычы Сабалыларда : абыйлы-энеле Исмаиловлар Саьди һәм Хайем дуэты ,Камил Вилданов белән Салават Заһидуллин дуэты.Саба өстәл теннисы мәктәбендә шөгыльләнгән, Хәзер Казан шәһәрен тәкъдим итүче спортчыбыз Саьди Исмаилов 2026 елда Татарстан Республикасы Чемпионы булды.Сабалар флагы астында: "Саба кайда,шунда Җиңү!»