«Кайнар сугышлар". «Саба-Арена» спорт комплексында 15 июньдә өстәл теннисы буенча чираттагы традицион якшәмбе лигасы узды. Лига «Россия көненә»багышланган иде икенче лиганың 12 командасы 1 нче лигага чыгу өчен көрәш алып барды. » ВЕКА " дуэты Самира Әһлиуллина белән Камилә Әхмәтова путевка яуладылар. Алар беренче булдылар. Икенче урында - Рәсүл Мөбарәкҗанов-Тимур Маланин «Кибәчи» дуэты. Өченче баскычка «Зумба» дуэты Гөлназ Исмәгыйлева белән Ләйсән Зарипова күтәрелде. Беренче лигада турнир кысаларында 17-20 июньдә «Саба-Арена» да узачак халыкара ярышларга әзерлек алып барылды. «Лаеш» дуэты өченче урын өчен Казан дуэтын җиңеп, пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Икенче урынга «ВЕКА» дуэты Илсаф Латыйпов - Әлфис Вәлиуллин күтәрелде. Җиңүне «Трейд металл» дуэты Камил Вилданов - Динара Исмаилова бәйрәм итте. Белоруссия, Үзбәкстан һәм Таҗикстан кунаклары катнашында халыкара ярышларга чакырабыз. Эссе булачак!
Россия көнен Шәмәрдән авылында ретро автомобильләр узышы белән билгеләп үттеләр.
Россия көне уңаеннан, районыбызның 14 яше тулган 11 укучысына, Алдынгылар хәрәкәтенең “Без Рәсәй гражданнары” проекты кысаларында, паспорт тапшыру тантанасы үтте.
«Саба-Арена» һәм «Сабантуй» спорт мәктәпләре «Сабантуйга бирна жыю» конкурсында 2 урынны алдылар. Командабызны чын күңелдәнконкурста лаеклы икенче урын алулары белән котлыйбыз! Бу безнең бердәмлегебезне, профессиональлегебезне һәм җиңүгә омтылышыбызны күрсәтә торганискиткеч нәтиҗә. Әлеге конкурска өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Сезнең энергиягез, креативлыгыгыз һәм команда рухыгыз безне көчлерәк итә һәм яңа биеклекләргә ирешергә ярдәм итә. Без бергәләп теләсә ниндикиртәләрне җиңеп, тәэсирле нәтиҗәләргә ирешә алуыбызны күрсәтэбез. Барыбызга да алга таба уңышлар, яңа казанышлар һәм яңа җиңүләр өчен илһам телибез!Һәр көн башкарылган эштән шатлык һәм безнең команда өчен горурлык китерсен.Алга, яңа биеклекләргә таба!
Мәктәбебезнең баш инженеры Олег Владимирович Гаврилов Сабантуй бәйрәмендә «үз эшенең остасы» буларак номинацияләнде. Котлыйбыз! Көчле алкышлар һәм сезнең адреска бик күп комплиментлар. Шаккатырлык очыш тойгысы, шатлык һәм бәхет телибез, сезнең барлык тырышлыкларыгыз, омтылышларыгыз һәм көчегез лаеклы бәяләнде! Якыннарыгыз һәм дусларыгыз Сезнең белән горурлансын! Сезгә алга таба да оптимизмны һәм җиңүгә ышанычыгызны югалтмаска, хыялларыгызны тормышка ашыруыгызны һәм яңа үрләргә ирешүегезне телибез!
5 нче июнь көнне, Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагеры базасында, "Яшьлек"профильле сменасы ачылу тантанасы узды.
3 июнь көнне , “Кояшкай” балалар лагерендә, “Яшьлек” профильле сменасында ял итүче балалар белән, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган мавыктыргыч квест-уен узды.
2 нче июнь көнне, Иске Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагерында, "Яшьлек" профильле сменасы эшли башлады.
Сабаның «Сабалета» командасы "Әйдә ШаяРТ" татар КВН лигасында 1 урынны алып, ярымфиналга чыкты!
Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы шәһәрләре мәктәпләре һәм лицейлары арасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Балаларны яклау көненә багышланган «кыргый әфлисун» баскетбол турниры