Өстәл теннисы буенча лига

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

«Кайнар сугышлар". «Саба-Арена» спорт комплексында 15 июньдә өстәл теннисы буенча чираттагы традицион якшәмбе лигасы узды. Лига «Россия көненә»багышланган иде икенче лиганың 12 командасы 1 нче лигага чыгу өчен көрәш алып барды. » ВЕКА " дуэты Самира Әһлиуллина белән Камилә Әхмәтова путевка яуладылар. Алар беренче булдылар. Икенче урында - Рәсүл Мөбарәкҗанов-Тимур Маланин «Кибәчи» дуэты. Өченче баскычка «Зумба» дуэты Гөлназ Исмәгыйлева белән Ләйсән Зарипова күтәрелде. Беренче лигада турнир кысаларында 17-20 июньдә «Саба-Арена» да узачак халыкара ярышларга әзерлек алып барылды. «Лаеш» дуэты өченче урын өчен Казан дуэтын җиңеп, пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Икенче урынга «ВЕКА» дуэты Илсаф Латыйпов - Әлфис Вәлиуллин күтәрелде. Җиңүне «Трейд металл» дуэты Камил Вилданов - Динара Исмаилова бәйрәм итте. Белоруссия, Үзбәкстан һәм Таҗикстан кунаклары катнашында халыкара ярышларга чакырабыз. Эссе булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International