2 нче июнь көнне, Иске Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагерында, "Яшьлек" профильле сменасы эшли башлады. Биредә 92 бала ял итәчәк. Лагерьның беренче көнендә балалар әйдаманнары белән танышты, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде, отряд плакатларын ясап якладылар һәм отряд номерларын тәкъдим иттеләр. Алда аларны кызыклы бәйгеләр, мастер-класслар, спорт уеннары, тематик шөгыльләр көтә!