5 нче июнь көнне, Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагеры базасында, "Яшьлек"профильле сменасы ачылу тантанасы узды. Тантанада районыбыз җитәкчеләре, лагерьның хөрмәтле кунаклары- Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, Саба районы мәгариф бүлеге җиткәкчесе Шакиров Ильфат Фоат улы, "Кояшкай" лагеры җитәкчесе Мостафин Ирек Ильнур улы, Икшермә авыл җирлеге башлыгы Биккинин Алмаз Илдус улы, Икшермә кадет мәктәп- интернаты директоры Хидиятуллин Айрат Нурфаяз улы, ООО «ПМК №159» директоры Набиуллин Ильнар Фаргат улы,"Яшьлек"яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы катнашты.
Ачылышта отрядлар үзләренең осталыкларын, сәләтләрен күрсәтеп, матур җырлар,дәртле биюләр белән чыгыш ясадылар.
Соңыннан күмәкләшеп фотога төштеләр.
Алдагы көннәрдә балаларны кызыклы чаралар, бәйгеләр, спорт уеннары, ярышлар, кичке дискәтүкләр көтә.