Сабаның «Сабалета» командасы "Әйдә ШаяРТ" татар КВН лигасында 1 урынны алып, ярымфиналга чыкты!

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Сабаның «Сабалета» командасы "Әйдә ШаяРТ"  татар КВН лигасында 1 урынны алып, ярымфиналга чыкты! 2 июнь көнне, Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының 1/4 финал уены үтте. 
Безнең егетләр һәм кызлар 6 көчле команда белән көч сынашты,алар арасында, «Мәхәббәт», «Черемшан», «Супер Крәшен», «Аграрный», «Татмак», «Чулман» командалары бар иде. Саба районыннан "Сабалета" командасы үзләренең үзенчәлекле чыгышлары  беренче урын яулады.
 Командаларны Татарстанның шаяннар һәм тапкырлар клубы җитәкчесе Рамиль Агдеев,ТНВ каналының алып баручысы Айваз Садыров, Татар эстрадасы җырчысы Рамил Закиров,татар эстрадасы җырчысы Ринат Рахматуллин, Лайфстайл-блогер, җәмәгать эшлеклесе һәм «Бәхет копилкасы» хәйрия акциясенә нигез салучы Алинә Гыймалтдинова бәя бирделәр.
"Сабалета"командасын бу җинүе белән котлыйбыз һәм алда булачак ярымфиналда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International