2 ноябрь көнне Казан шәһәрендә узган 2012 елгы кызлар арасында фехтование буенча Татарстан Республикасы РСШОР кубогы узды. Нәтиҗәдә, турнирда Саба-арена мәктәбе укучысы Фазлыева Амалия җиңүче булды. Амалиягә һәм фехтование бүлегенә уңышлар һәм җиңүләр телибез.
Бүген, 03.11.24, Саба-Аренада Халык бердәмлеге көненә багышланган бадминтон буенча традицион турнир узды. Саба районы җыелма командасының төп составы Әлмәттә "АК Барс-Крылья кубогы" ВЮСта катнашканга, катнашучылар гадәттәгедән азрак иде.
Җиңүчеләр һәм призерлар:
"С" төркеме
1 урын - Нуруллин Алим,
2нче урында - Юмагулов Зөлфәт.
"Е" төркеме
1 урын -Харисов Самир,
2урын - Салихов Рияз,
3нче урында - Әхмәтшин Тамерлан.
Барлык призёрлар да грамоталар алды. Ә турнирда катнашучыларның барысы да безнең турнир попечителе "ПМК" ҖЧҖ директоры Маковеев Константин тарафыннан баллы бүләкләр алды.
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Талипов Марсель Хәким улы һәм Талипов Ирек Марсель улы истәлегенә волейбол ярышлары узды.
Якынлашып килүче - 4 нче ноябрь халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре, яшь гвардиячеләр белән берлектә, район халкына символик бүләкләр өләште.
1 ноябрь көнне Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм һәвәскәр командалар арасында «ТМ Мечта»призына мини-футбол буенча турнир узды.
Саба районы командасы Россия шашкалары буенча "Төньяк балкышы" ачык региональ беренчелектә 1нче урынны алды. Команда составында безнең тәрбияләнүчеләр: Мухаметова Сафия, Галимуллин Данияр. Шәхси беренчелектә Галимуллин Данияр 1 урынны яулады! Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
ITF Fa20 SQY French Para Open 2024 28 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Вуазен-ле-Бретоннё шәһәрендә (Франция) терәк-хәрәкәт аппараты зарарланулы өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар узды. 20 дән артык ил вәкилләре төрле дәрәҗәдәге медальләр өчен көрәште. Безнең илне бу ярышларда алдагы спортчылар тәкъдим итте:Назаркин Максим (Мәскәү), Гороховатченко Галина һәм Фәйзетдинова Сафира (ике спортчы кыз да Татарстан Республикасын тәкъдим итә). Ярышлар нәтиҗәләре: Ялгыз разряд: Класс 9-10 Фәйзетдинов Сафира (Татарстан Республикасы) Катнаш парлы разряд: КЛАССЫ XD17 Фәйзетдинова Сафира (Татарстан Республикасы)/ Назаркин Максим (Мәскәү)
30 октябрь көнне “Яшьлек” яшьләр үзәгендә Шәмәрдән “Үсеш” лицее укучылары өчен экускурсия оештырылды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе өлкән инспекторы Насыйбуллин Илнур Дамир улы белән очрашу.