Спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының финалы

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

2025 нче елның 23 ноябрь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт ярышының финалы булып узды. Әлеге ярышта Саба районыннан, Казан, Әгерҗе шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров, Удмуртия  һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

  Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогы финалының җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

1 урын –  Лыщинский Евгений (Самара шәһәре)

2 урын –  Мөбәрәкшина Айгөл (Әгерҗе шәһәре)

3 урын –Мөбәрәкшин Ринат (Әгерҗе шәһәре)

“В” категориясендә:

1 урын – Иванов Игорь (Казан шәһәре)

2 урын – Рысов Владислав (Ижевск шәһәре)

3 урын – Щукин Евгений (Ижевск шәһәре)

“С” категориясендә:

1 урын – Карымов Айдар (Киров шәһәре)

2 урын –  Котилевский Алексей (Казан шәһәре)

3 урын –  Кыхалов Виталий (Самара шәһәре)

Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга  уңышлар теләп калабыз!

 

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International