Өстәл теннисы буенча Россия Кубогы

2025 елның 21 ноябре, җомга

17-21 ноябрьдә Курган шәһәрендә Россия Кубогы уза. Татарстан командасы бик лаеклы чыгыш ясады, тагын бер кат шуны исбатлады:
Без - команда һәм без - бер!!!
Катнаш пар ЛИН1 Владимир Богданов һәм Настя Ануфриева, каты көрәштә көндәшләрен җиңеп, Санкт-Петербургны һәм Курган өлкәсен җиңделәр
Бронза алдылар
Хатын-кызлар парасы ИН1
Анастасия Ануфриева һәм Алсу Нигъмәтҗанова
командага
Бронза китерделәр
Катнаш пар ИН2 Зарипова Лейсан һәм Вәлиев Камил җиңде
Бронза алдылар
Ир-атлар парасы ИН2
Идрисов Айдар һәм Вәлиев Камил бронза призерлар булдылар.
Хатын-кызлар парында Полина Кадырова һәм Ксения Щава ИН2 бронза призерлары.
Ә ялгыз разрядта безнең Дөнья чемпионы Зарипова Лейсан бик лаеклы чыгыш ясады. Алган Җәрәхәтләренә карамастан, ул батырлык белән көрәшә һәм Россия Кубогы призеры була!
Без, спортчыларны әзерләүче тренерларыбызга рәхмәт белдерәбез. Бу көннәрдә Татарстан җыелма командасы янында булган, һәр спортчыга киңәш биргән, пьедесталга юлда озата барган тренер Екатерина Сергеевна Ищенкога аеруча рәхмәтле.
Кайда Саба-Шунда Җиңу!!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International