"Яңа елда ГТО белән" республика онлайн акциясе
Акциянең муниципаль этабын үткәрү шартлары:
Республика этабы: 2025 елның 10 декабреннән 12 декабренә кадәр.
Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү: 2025 елның 12 декабре
Муниципаль этап 2025 елның 24 ноябреннән 10 декабренә кадәр уздырыла.
Иң яхшы видеороликлар 8 декабрьгә кадәр odms_saba@mail.ru электрон почтага җибәрелә
«Яңа елда ГТО белән – ГТО теләкләрне үти» республика онлайн акциясе - ГТО хәрәкәтендә катнашучыларның яңа ел теләкләрен үтәү буенча видеороликлар конкурсы.
Видеороликта хәйрия эшчәнлеген башкару мизгеле - халыкның теләсә кайсы яшьтәге һәм социаль категориясендәге кешеләргә: бала, пенсионер һ. б. теләкләрнең үтәлеше (теләсә нинди ярдәм күрсәтү: утын кисү, азык-төлек китерү, нәрсәдер сатып алу) теркәлергә тиеш.
Видеороликларга таләпләр:
- видеоролик үзендә конкурс шартларының үтәлешен һәм гомуми дәвамлылыгы 1 минуттан артмаска тиеш;
- видеороликта иң күбе 2 катнашучы катнаша ала
- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;
- видеороликта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, Яңа ел атрибуты (чыршы, мишура, язу һ.б.) булырга тиеш.
Конкурска йомгак ясау шартлары:
Республика этабында һәр районнан берәр видеоролик карала. Акциянең республика этабында катнашучыларның барысы да дипломнар һәм ГТО сувенир продукциясе алачак.