Саба районы укучысы Инсаф Хуҗин «Возвращение к истокам» -«Асылыбызга кайту» дигән республикада беренче татарча реалити-шоуда катнашты.
Беренче сезон премьерасы узган елның ноябрендә булды. Ул вакытта проектның төп геройлары күп балалы әни, заводның генераль директоры ярдәмчесе Казаннан Динара Нигъмәтуллина һәм Саба районыннан «Татар кызы-2018» республика конкурсында җиңгән блогер Гүзәл Габидуллина булды. Берничә көнгә кызлар авыл җирлегендә һәм эре мегаполиста традицияләрне һәм мәдәниятне ничек саклауларын карау өчен урыннарын алыштырдылар.
Реалити – шоу - «Татарстан» ДТРК һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссиянең уртак проекты. Ул «Күп йөзле Россия» - 2025 Бөтенроссия конкурсында Иң яхшы телевизион проект булды, «Евразия тавышы» -2025 Бөтенроссия конкурсында Дагыстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат агентлыгының махсус призын алды. Проектны икенче сезонга озайттылар, аны төшерү җәй көне узды. Ә инде 22 ноябрьдә тамашачыларны кабат премьера көтә.
Икенче сезонда реалити-шоуның төп геройлары Казаннан яшь актер Мостафа һәм Саба районыннан яшь футболчы Инсаф булды. Балалар шәһәр һәм авыл тормышының бөтен колоритын тою өчен бер-берсенең хоббиларына һәм шөгыльләренә чумачаклар.
Инсаф балачактан ук спорт белән мавыга, биатлончы, чаңгычы һәм футболчы. Хәзер ул район футбол командасы өчен чыгыш ясый. Әмма һәр җәйне бабайларында үткәрә һәм аларга хуҗалыкта булыша. Проект авторлары, ул үз көчен сәхнәдә дә сынап карасын өчен, аны театр атмосферасына чумдырырга булдылар. Малайга хәтта театр осталыгы буенча мастер-класслар узарга туры килгән. Ә иң катлаулы бирем дип Инсаф кулинарияны атады. Икенче төп геройның әнисе - Мостафа белән бергә аңа татар ризыклары әзерләргә кирәк була. Аңа бераз хәйлә ярдәм итте, бу серне тамашачылар проектның икенче өлешендә беләчәк. Иң дулкынландыргыч момент «Рубин " командасы белән тренировка булды. Яшьләр клуб академиясе, яшь спортчылар белән эшләү буенча Россиядә иң эре үзәкләрнең берсе һәм махсус Инсаф һәм реалити – шоу өчен искәрмә ясадылар - геройны күнегүләргә чакырдылар. Инсафның проектта тормышка ашкан башка хыялы да бар иде.
Ә менә Мостафа, киресенчә, театр сәхнәсеннән авыл дөньясына чумды. Балалар бакчасыннан Мостафа төрле театр конкурсларында катнаша, «Апуш» театр студиясендә шөгыльләнә. Авылда сирәк була, әмма проектларны төшергәндә аңа Инсафның әби- бабасына хуҗалыкта ярдәм итәргә кирәк була. Ә алар җавап итеп-аны милли ризыклар әзерләргә өйрәткәннәр. Мостафа ярдәмендә һәр серия танылган татар шагыйрьләренең шигырьләре белән тулыланды. Авторларның Мостафаны үзенә таныш булмаган мохиткә чумдырырга тырышуларына карамастан, ул үзенең тамашачысын Саба районында да таба. Мостафа хәтта концерт белән дә чыгыш ясады.
Узган сезонда кебек үк авторлар, жанрдан чыгып, мөмкин кадәр реалистик булсын өчен, реалити-шоуга сценарий язмадылар. Ә биремнәрне сайлаганда катнашучыларның үз теләкләренә йөз тотыла. Проект аларны геройлар буларак ачып, мәдәниятне һәм традицияләрне күрсәтеп кенә калмасын, ә геройларның иң кечкенә хыялын булса да тормышка ашырырга ярдәм итсен иде. «Асылыбызга кайту» - «чыганакларга кайту» реалити - шоу премьерасы 22 ноябрьдә 8 сәгать 10 минутта «Россия 1» телеканалында күрсәтеләчәк, ә инде 23 ноябрьдә тамашачылар проектның икенче сериясен дә күрә алачак.