"Яшьлек" яшьләр үзәге, Шәмәрдән авыл китапханәсенә якыннары, туганнары махсус хәрби операциядә булган хатын-кызларны җыйды. Алар белән, 21 нче ноябрь көнне, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә үткәрелгән «Иңне иңгә» проекты кысаларында очрашу үткәрелде. Җылы эчтәлекле очрашуда, катнашучылар белән картина ясау буенча мастер-класс, хәзрәт белән әңгәмә һәм чәй табыны артында сөйләшүләр оештырылды. Әлеге чара бердәмлек һәм ярдәмнең мөһимлеген ассызыклады.
«Грантларда катнашканнары һәм шушындый проектлар отып район күләмендә үткәрелгән күп төрле чаралары өчен «Яшьлек» яшьләр үзәгенә рәхмәт. «Иңне иңгә» проекты районыбызда яшьләрне дә, өлкәннәрне дә читтә калдырмады», - диде Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы, чараны башлап җибәреп.
Алга таба сүзне «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаи улы алып, «Сезнең барыгызны да якынлашып килүче әниләр көне белән котлыйм. Һәркемгә сәламәтлек, илдә тынычлык булыуын телим», - диде.
Мөдәрис хәзрәт Гыйльманов белән үткәрелгән әңгәмә ,тирән фикер алышу кеше гомеренең кыйммәтләрен ачты һәм катнашучыларның әхлакый нигезләрен ныгытты.
Кичәнең иң матур өлеше рәссам һәм график дизайнер Габдрахманова Светлана Геннадьевнаның картина ясатуы булды. Олысы да, кечессе дә кулларына буяу пумаласы алып, үзләренең күңел җылысын биреп, матур картиналар ясадылар. Һәркемнең рәсемендә туган якны, туган илебезне яратуы, җир өстенә аяз күк йөзе, тынычлык, матурлык теләгәннәре чалына иде.
Кайнар чәй табыны артында дәвам иткән бу күңелле очрашудан һәркем канәгать калып, кабат очрашулар теләп таралышты.