27 нче апрель көнне, Байлар Сабасында, “Алга” КВН лигасы үтте.
26 нчы апрель көнне «САБА – АРЕНА спорт мәктәбендә Татарстанда хезмәт һәм хәрби батырлык елына багышланган бадминтон буенча турнир узды. Ярышларда Саба районы спортчылары һәм Казан шәһәренең "SMASHERS" бадминтон клубы вәкилләре катнашты.
А төркеме җиңүчеләре һәм призерлары
1 нче урын-Зәйниев Айназ Исакова Алинә
2 нче урын- Рәхимов Гадел Гарипова Дилә
3 нче урын- Мәүлетов Булат Исхакова Гөлнара
С төркеме җиңүчеләре һәм призерлары
1нче урын- Хәлиуллин Илзат
2нче урын- Салихов Рияз
3нче урын- Гатиятов Раян
Чемпионнар һәм призерлар грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.
Раил Галиәкбәров-Россия Чемпионы!
Бүген Алексин шәһәрендә коляскада йөрүчеләр арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Безнең спортчыбыз Раил Галиәкберов Влад Беленко (Мәскәү) белән парда Мw8 классында барлык көндәшләрен ышанычлы җиңеп, ил чемпионнары булдылар.
Вакыйга урыныннан тренер Хәйем Исмаилов әйткәнчә: "Ниһаять, Раил, көмеш киртәне үтеп, алтын баскычка ия булды!Котлыйбыз!
26 апрельдә «Саба-Арена» УСК өстәл теннисы буенча "Якшәмбе лигасы" катнашучыларын кабул итте. 1 нче лигада 6 дуэт һәм икенче лигада 16 дуэт көч сынашты.1 нче лигада өченче урынга «Муниципал» дуэты Фаил Шәфигуллин һәм Алмаз Гарипов күтәрелде. Икенче урынга «Тибхар» дуэты Екатерина Ищенко һәм Динә Батыршина күтәрелде. Лиганың җиңүчесе булып «ВЕКА» дуэты Әлфис Вәлиуллин һәм Илсаф Латыйпов танылды. 2 нче лиганың бронза медальләре Алим Биктимиров-Даниил Әхмәтшин «Нордман» дуэты булды. һәм «Шәмәрдән»дуэты Рамазан Аухәдиев-Ихсан Гомәров. Пьедесталның икенче баскычында «СМЭШ»дуэты Адриан Елесеев-Артур Шәрифуллин. 1 нче лигага юлламаны «ВЕКА» хатын-кызлар дуэты Иделия Сафина һәм Алиана Әхмәтҗанова яулады.
2026 елның 23-26 апрелендә Йошкар - Ола шәһәрендә бадминтон буенча "Мари җирендә" Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда Россиянең 19 төбәгеннән 339 спортчы катнашты. 1233 уен уйналды. Ярышларның рангы "бер йолдыз". Саба районында тәрбияләнүчеләр, "Саба - Арена" спортчылары яхшы чыгыш ясадылар һәм бик яхшы уеннар күрсәттеләр .
1 урын-Галимуллин Рәсүл 17 яшькә кадәр
1 урын - Кострома өлкәсеннән Максим Богомолов белән парда Галимуллин Рәсүл
3 урын-15 яшькә кадәрге Юмагулов Зөлфәт
3 урын-15 яшькә кадәрге Сафина Элина
3 урын-11 яшькә кадәр Сафин Зиннәтулла
3 урын-Сафин Зиннәтулла-Хуҗин Илдан
Балаларыбызны, тренерларыбызны, ата-аналарыбызны лаеклы уеннары белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.
Шулай ук Саба районы җитәкчелегенә, Рәис Нургали улы Миңнехановка спортчыларның Бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге өчен,балалар һәм ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерәбез.
"Җиңү эстафетасы".24 апрельдә Кукмара шәһәренең "Барс-Арена" спорт комплексында Татарстан Республикасы Муниципаль хезмәткәрләренең өстәл теннисы буенча спартакиадасы узды.Энҗе Баһманова,Аида Асанова,Алмаз Гарипов һәм Фаил Шәфигуллиннан торган Саба муниципаль районы командасы җиңүче булды.Саба кайда, Җиңү шунда!
Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә, шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрлыгының 2026 елның 20 апрелендәге 53/н номерлы боерыгы нигезендә Шәвәлиева Энҗегә шахмат буенча «беренче спорт разряды» бирелде. Тренер- укытучысы Кәримова Равия Рәфгали кызы.
Тренерны һәм спортчыны котлыйбыз!
Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм даими рәвештә яңа спорт уңышларына ирешүләрен телибез!
25 нче апрель көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәгендә гер күтәрү буенча ярыш узды.
«Олимп» мәктәбе һәм спорт комплексы хезмәткәрләре традицион язгы өмәдә актив катнаштылар.
Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә, шулай ук Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына түбәндәге спорт разрядлары бирелде:
фехтование буенча" өченче спорт разряды " — Чернов Виктор һәм Попова Альбина (тренер-укытучысы Ильясов Радик Мударисович);
өстәл теннисы буенча" икенче спорт разряды " — Латыйпов Илсаф (тренер-укытучысы Исмаилов Хайем Фарходович).
өстәл теннисы буенча" өченче спорт разряды " — Вәлиуллин Әлфис (тренер-укытучысы Исмаилов Хайем Фарходович)
Спортчыларны әлеге мөһим нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт осталыгында үсүләрен телибез! Юлыгызда һәрвакыт җиңүгә омтылыш булсын, һәм сез, югары нәтиҗәләргә ирешеп, барлык киртәләрне җиңел генә җиңеп чыгасыз!
Тренерларга сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!