25 нче апрель көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәгендә гер күтәрү буенча ярыш узды. Биредә Казан, Югары Ослан, Кукмара, Саба, Шәмәрдәннән гер күтәрү буенча иң оста спортчылар җыелган иде. Ярыш ачылышында Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы, Шәмәрдән “Үсеш” лицее директоры Никитин Антон Петрович катнашып, һәр берсе катнашучыларга уңышлар теләделәр һәм спорт белән гел шулай дус булырга чакырдылар. Ярыш бик актив рәвештә узды, спортчылар чын мәгьнәсендә үзләренең осталыкларын күрсәтеп, герне туп урынына чөеп кенә йөрттеләр. Ахырда җиңүчеләргә грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырылды.