13 нче апрель көнне Байлар Сабасында “Әйдә, ШаяРТ!” Татар КВН Лига фестиваленең сайлап алу туры - район этабы үткәрелде. Бәйгедә барлыгы биш команда катнашты.
12-14.04.2024г Актанышта блица һәм рапида буенча ТР беренчелеге узды. Безнең призёрлар : Шәфигуллина Камилә Фәнил кызы 2 урын - рапидта 3 урын - блицта Маликова Алисә Фәнүс кызы 3 урын - рапидта 2 урын - блицта
2024 елның 11-14 апрелендә Саба-Арена базасында Россия Өстәл теннисы федерациясенең команда чемпионатының 4 туры узды.
А югары лигасы ярышларында ир- ат катнашучылар (командалар) :
Восточный порт (Находка шәһәре)
ГБУ ДО КК "СШОР" (Краснодар шәһәре)
Газовик (Ухта шәһәре)
УГМК-ЮНИОР (Югары Пышма шәһәре)
Авиатор (Тубэн Тагил шәһәре)
КГБУ ДО "КСШОР" (Барнаул шәһәре)
Куединские буйволы (Куеда шәһәре)
Сабы-Татарстан (Байлар Сабасы)
"Самаратрансавто" (Самара шәһәре)
Родной край (Кинешма шәһәре)
УОР №1 (Мәскәу шәһәре)
Форсаж (Боровск-Балабаново шәһәре)
ГБПОУ МО "УОР №3" - 2 (Химки шәһәре)
Максимум (Мәскәу шәһәре)
ФоррестГамп (Санкт-Петербург шәһәре)
Крылья (Мәскәу шәһәре)
СтройИнвест (Мәскәу шәһәре)
Фуэрте (Мәскәу шәһәре)
Ярыш нәтижәләре:
1 урын- ФоррестГамп (Санкт-Петербург шәһәре)
2 урын - ГБУ ДО КК "СШОР" (Краснодар шәһәре)
3 урын - Восточный порт (Находка шәһәре)
«Кыйммэтле уенчы» номинациясендэ
1 урын - Семин Артем (Санкт-Петербург шәһәре)
2 урын - Щепетнев Дмитий (Санкт-Петербург шәһәре)
3 урын- Таламанов Иван (Санкт-Петербург шәһәре)
Чемпионатта катнашучы барлык спортчыларга, ярышларда катнашучыларга уңышлар телибез! Яңа очрашуларга кадәр!
Саба районының ИН-2 булган паратеннисчылар Чебоксарда Идел буе федераль округы чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.
Ир-атлар шәхси разрядында Андрей Новиков финалда 2-1 һәм 10-9 сетлары буенча, Россиянең гамәлдәге чемпионы Вакиловка (Башкортстан) җиңелде, Айдар Идрисов бронза призеры булды. Камил Вәлиев 7 нче булды.
Ир-атлар парларында Андрей Новиков һәм Айдар Идрисов җиңүчеләр булдылар.
Катнаш разрядта Андрей Новиков һәм Полина Кадыйрова җиңүчеләр, ә Камил Вәлиев һәм Ксения Щава бронза призерлар булдылар.
Хатын-кызлар парларында Полина Кадыйрова һәм Ксения Щава көмеш призерлар булдылар. Хатын-кызлар ялгызында кызлар бик уңышлы чыгыш ясамаган.
Хатын-кызлар ялгыз разрядында Полина Кадыйрова бронза призер булды, Ксения Щава медальдән бер адымда туктап, 5 нче урынны алды.
6 апрель 2024, Репина Е.А. истәлегенә төбәк-ара турнир, Смоленск шәһәре. Татарстан җыелма командасы команда зачетында бронза медаль яулады, җыелма команда составында «Саба-Арена» спорт мәктәбе вәкилләре: Фазлыева Амалия, Шәймәрданова Айсылу. Яшь фехтовальщикларны һәм фехтование бүлеген котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
2024 елның 4 апрелендә, "Яшьлек" яшьләр үзәге каршында эшләп килүче “Яшь әниләр” клубы активистларының, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елына багышланган тематик очрашуы булып узды.
Хатын-кызлар арасында волейбол уеннары.
29.03-01.04.2024 Махачкала шәһәрендә ир – атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча ПОДА Дагыстан Республикасы Мөфтие Шейх Әхмәд Әфәнде Абдулаев призына бөтенроссия ярышлары узды. Безнең мәктәп спортчысы Раил Галиакберов Свердловск өлкәсеннән Топорков белән парлы разрядта 2 урынны алды. Котлыйбыз, алга таба уңышлар!
РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, "Мактау билгесе", "Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Н.М.Миңнеханов истәлегенә багышланган 2014-2015 елгы малайлар һәм кызлар арасында тиз шахмат буенча беренче республика шәхси-команда турниры тәмамланды. Безнең мәктәп укучылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. 1 нче урын алдылар. И.И. Низамиев һәм А. Газизуллин 1 нче урынны алдылар. Команда составында МБОУ ,, Гимназия һ.б. укучылары: Маликова А. (2Б), Шакирова М. (2Г.), Низамиев Й. (2А), Газизуллин А. (2Б). Җиңүчеләрне һәм аларның тренерларын югары нәтиҗәләр өчен котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
28 мартта РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Н.М. Миңнеханов истәлегенә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында тиз шахмат буенча районара турнир узды. "Саба-Арена ” укучылары актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Кызлар арасында Степанова Адилә - 1 урын, Батталова Алинә - 2 урын, Заһидуллина Замира-3 урын. Малайлар арасында: Вахитов Бәхтияр - 1 урын, Абдуллин Ибраһим - 2 урын, Давлиев Ислам - 3 урын. Иң яшь катнашучы номинациядә җиңүче булып Мөхәммәтов Ильяс танылды. Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны уңышлы чыгыш белән котлыйбыз һәм алга таба яңа җиңүләр телибез!