2026 елның 28 нчы мартында «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждение базасында мәктәп укучылары буенча өстәл теннисы спартакиадасы узды. Муниципаль ярышта зонада 1 урынны алган укучылар катнашты.
Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды.Җиңүче командаларны котлыйбыз!
26-28нче март көннәрендә Лениногорск шәһәрендә Бөтенроссия спорт уеннарының региональ этабы финалы узды. Безнең район данын Югары Симет урта мәктәбе укучылары командасы (җитәкчеләре Саубанов А.Р., Шәехов Н.Д.) яклады. Алар җиңел атлетика, тэг-регби, стритбол; шәһәр спорты, футбол, шашка ярышларында лаеклы чыгыш ясап, 2 урын яулады. Югары Симет урта мәктәбе командасын һәм җитәкчеләрен зур уңышлары белән котлыйбыз!
2026нчы елның 28-29нчы март көннәрендә Балтач районында мәктәп волейбол лигасы республика этабының зона ярышлары узды.
28-29нчы март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында 3х3 баскетбол ярышының республика этабы узды.
5нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасы "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч - 2025" 17нче республика күләм конкурсында 3нче урынны алып, югары профессионализм күрсәтте. "Хезмәтне саклау өлкәсендә оешмада рус һәм татар телләрендә төшерелгән иң яхшы видеоролик " номинациясендә күпсанлы катнашучылар арасында иң яхшысы дип танылды. Видеоролик мәктәпкәчә учреждениедә хезмәт куркынычсызлыгының мөһим аспектларын ачык һәм аңлаешлы итеп күрсәтте. Әлеге казаныш "Бәләкәч" коллективының балалар һәм хезмәткәрләр өчен имин һәм сәламәт мохит булдыру
Югары Симет урта мәктәбе укучылары «Дулкын» радиосында чыгучы “Мәктәпләр тормышыннан” тапшыруында чыгыш ясадылар. Тапшыру барышында укучылар мәктәп тормышы, яңалыклары, уңышлары белән таныштырдылар. Турыдан-туры эфирда радиотынлаучыларыбыз өчен нәфис сүз һәм.дәртле җырлар яңгырады.
Бүген, 2026 нчы елның 26 мартында, 4501 нче номерлы имтихан тапшыру пунктында (МБГБУ «Гимназия») «ТДИ, БДИ әти-әниләр белән бергә тапшырабыз» акциясе үткәрелде.
25 март көнне «Байкиев.К.С. исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты» базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында «Аҗаган – 2026» хәрби-спорт уены узды.Ярышларда районның барлык гомуми белем бирү мәктәпләре катнашты.
«Орленок-путешественник» региональ проекты кысаларында Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары хезмәт укытучысы Шакирова Л.Г. һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Шәрипова Г.И. белән чын маҗаралы — Мордовия Республикасы буйлап сәяхәт иттеләр! Мордовия халкының ничек яшәве, аларның традицияләре һәм әкиятләре белән таныштылар. Бигрәк тә хәйләкәр төлке турындагы тарихлар укучыларда зур кызыксыну уятты. Сәяхәт ахырында һәркем мастер - класста катнашып, пластилиннан үзенең төлке образын тудырды.
Бу атнада мәктәптә «Орленок-путешественник» региональ проектының чираттагы иҗади дәресе үткәрелде. Укучылар кунакчыл Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт иттеләр. Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Нәүрүз һәм лалә: Татарстанда яз һәм яңарыш символлары» темасы буенча иҗади дәрес үткәрелде. Нәүрүз һәм лалә — бары тик бәйрәм һәм чәчәк түгел, ә яз, яңарыш, бердәмлек һәм яхшылыкның символлары.