11 февраль көнне Саба районы 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Финанс грамоталылыгы нигезләре» темасы буенча укыту семинары булып үтте.
2020 елның 9 февраль көнендә Әлмәт шәһәрендә укучылар арасында ачык судомодель ярышлары булып узды.
6 нчы февраль көнне, Казан шәһәренең 3 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе базасында узган семинар-практикумда безнең район педагоглары да катнашты.
Шәмәрдән лицеенда "Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча «Ел укытучысы» конкурсының зона этабы узды. Конкурста Саба, Арча, Теләче, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Әтнә районнары катнашты.
Олы Арташ төп мәктәбендә гриппны кисәтү буенча Олы Арташ авылы фельдшеры Гасимуллина Г.Ф. катнашында әңгәмә һәм сыйныф сәгатьләре үтте.
Яр Чаллы шәһәрендә Республикакүләм әти-әниләр комитеты “Тату сыйныф серләре” конкурсы үтте.Районыбыз данын Саба гимназиясе әти-әниләр комитеты яклап, призёр дипломына ия булдылар.
Мичән төп мәктәбендә “Төгәл фәннәр” айлыгы үтә. Методик берләшмәдә математика, физика, информатика, химия, биология, география фәннәре берләшеп эшли.
5 нче сыйныф укучылары “Юучы матдәләр, аларның үзлекләре, куллану кагыйдәләре” темасына проект эше башкардылар. Sorti, Persil порошогы, кер сабыны, табак–савыт юу өчен кулланылучы сыеклыкның үзлекләрен өйрәнеп, алар белән эшләгәндә, резин перчаткалар киеп эш итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Бу практик дәрес укытучы Әхмәдиева А.Р. җитәкчелегендә үтте.
Район Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә 30 нчы гыйнвар көнне Лесхоз урта мәктәбе базасында судомодельләштерү юнәлеше буенча республикакүләм укыту стажировкасы узды.