"Төгәл фәннәр" методик берләшмәсе айлыгы.

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Мичән төп мәктәбендә “Төгәл фәннәр”  айлыгы утә. Методик берләшмәдә математика, физика, информатика, химия, биология, география фәннәре берләшеп эшли.

5 нче сыйныф укучылары “Юучы матдәләр, аларның үзлекләре, куллану кагыйдәләре” темасына проект эше башкардылар. Sorti, Persil порошогы, кер сабыны, табак–савыт юу өчен кулланылучы сыеклыкның үзлекләрен өйрәнеп, алар белән эшләгәндә, резин перчаткалар киеп эш итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Бу практик дәрес укытучы Әхмәдиева А.Р. җитәкчелегендә үтте.

Укытучы Сабирҗанова Ф.М.  7 нче сыйныфта физикадан “Газларда басым” темасына ачык дәрес үткәрде. Укучылар газ басымының температурага һәм савыттагы газның күләменә бәйле булуын тәҗрибә юлы белән ачыкладылар. Мәсьәләләр чишү юлы белән белемнәрен ныгыттылар.

8 сыйныф укучылары, фәнни – практик конференция кысаларындагы “Электр күренешләре” темасына багышланган дәрестә электрны тормыш – көнкүрештә дөрес куллану һәм аның әһәмияте, кулланган очракта нинди техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искә төшерделәр. 

Айлык барышында укучылар математикадан белемнәрен КВН, ребус, кроссвордлар чишеп сынадылар. Математик гәҗитләр чыгардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International