2026 елның 28-30 апрелендә Казанда 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар, 16-18 яшьлек юниорлар һәм юниоркалар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. « Олимп» урта мәктәбендә тәрбияләнүче яхшы әзерлек күрсәтте һәм призлы урын алды
200 метрга брасс дистанциясендә Нәбиев Динияр 3 нче урынны алды, 100 метрга брасс дистанциясендэ беренче спорт разрядын үтәде. Молодец! Спортчыны һәм аның тренер-укытучысы Сафина Гөлназ Илдус кызын котлыйбыз.
Сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез.