2026 елның 26-29 апрелендә Казанда ветераннар арасында ИФО ачык Чемпионаты узды. Безнең спортчыбыз Галанов Павел 30-39 яшьлекләр арасында ялгыз разрядта чемпионат җиңүчесе булды, ә Дмитрий Лялин (Түбән Кама) белән парлы разрядта чемпионатның көмеш призерлары булдылар. Тренерларны һәм спортчыларны бик яхшы чыгышлары белән котлыйбыз!