6 нчы февраль көнне, Казан шәһәренең 3 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе базасында узган семинар-практикумда безнең район педагоглары да катнашты. Семинар «Декоратив-гамәли сәнгать традицияләрен куллану юнәлешендә яңача алымнар» темасы астында узды.
Семинар кысаларында педагоглар игътибарына мастер-класслар, дәрес-практикумнар тәкъдим ителде. Әлеге чара үз эшен түгәрәк өстәл артында тәмамлады.