Шәмәрдән лицеенда "Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча «Ел укытучысы» конкурсының зона этабы узды. Конкурста Саба, Арча, Теләче, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Әтнә районнары катнашты. Безнең район данын зона этабында «Сәләтле балалар мәктәбенең» укытучысы Габдрахманов Илназ Вакыйф улы яклады. Конкурс нигезләмәсе буенча катнашучылар жюри игътибарына дәрес һәм мастер-класс тәкъдим иттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча Габдрахманов Илназ Вакыйф улы 3 урынны яулады. Җиңүчене котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!