ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

1 июнь көнне Балалар иҗат үзәгендә Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм балаларны яклау көненә багышланган «Кулны кулга – куркынычсыз юлдан» исемле балалар юл – транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча театраль конкурс булып узды. Конкурсны оештыручылар - Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Мәгариф идарәсе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»ның Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге.

Тэги: Мәгариф идарәсе

1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

1 июньнән районның 19 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. 21 көнгә исәпләнгән ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында 910 укучы ял итәчәк, төрле өлкәләрдә белемнәрен ныгытачак.

Тэги: Мәгариф идарәсе

31
май, 2021 ел
дүшәмбе

27-29 нчы май көннәрендә Зәй шәһәрендә Президент спорт уеннарының финал этабы булып үтте. Ярышка районыбыз данын якларга Саба гимназиясе командасы барды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

28
май, 2021 ел
җомга

28 май көнне Олы Арташ төп мәктәбендә китапханәләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан укучылар китапханәгә сәяхәт кылдылар. Китапханәче Давлетшина Л.В. укучыларны китапханәнәнең бай фонды һәм «Минем милләтем-минем горурлыгым» дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Балалар Иҗат үзәге мәктәпләрдә эшләп килүче техник иҗат түгәрәкләренең эшчәнлегенә йомгак ясады. 26 май көнне Лесхоз бистәсендә балаларның техник иҗат фестивале үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

26
май, 2021 ел
чәршәмбе

Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат – мәктәбендә «Яз көе» дигән чара узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

25
май, 2021 ел
сишәмбе

Балалар травматизмын кисәтү буенча профилактик-аңлату эшләре үткәрү максатыннан Горький тимер юлының Казан дистанциясе җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты "РТЮ «ААҖ» үзәк дирекциясенең структур бүлекчәсе 1-5 сыйныф укучылары арасында «Тимер юл-уен өчен түгел»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

24
май, 2021 ел
дүшәмбе

21 май көнне Балалар иҗат үзәгендә өлкән тәрбиячеләр арасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган викторина үткәрелде. Викторинада ике команда составында 8 өлкән тәрбияче катнашты.


21
май, 2021 ел
җомга

2021 елның 4 маеннан 24 маена кадәр  Анапа шәһәренең "Смена" үзәгендә Бөтенроссия мәктәп спорт клублары спорт уеннары уза.

Тэги: Мәгариф идарәсе

20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

19нчы май  көнне “Ямьле Саба” яр буенда фән олимпиадаларында  һәм “Ел укытучысы – 2021” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International