"Челтер чишмә" бәйрәме

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Олы Шыңар авылы “Әллүки” балалар бакчасы балалары җәй айларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә. Тәрбияче Сафина Чулпан балаларны Кече Шыңар чишмә буенда үсүче дару үләннәре белән таныштырды һәм ничек итеп җыярга кирәклеген аңлатты. Балалар кәрзиннәренә дару үләннәре җыйдылар:үги-ана яфрагы, көтүче сумкасы, меңъяфрак, әнис орлыгы.

Чишмә буе балалар, әти-әниләр белән шау-гөр килә. Балаларга бик кызык, еракта үзенең оныгы белән Шыңар бабай күренде... Балалар Шыңар авылы  һәм Чишмә тарихы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International